Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин «эшлекле дүшәмбе»дә узган атнада МХО зонасына башкарылган сәфәре турында сөйләде. Төп бурыч - егетләребезне нәрсә борчый икәнен белү иде, дип билгеләп үтте ул.
Рамил Хәмзович командасы белән түбәнкамалылардан 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм алып барган. Конвой генераторлардан, блиндажлар һәм окоплар урнаштыру өчен материаллардан, маскировка челтәрләреннән, шулай ук мотоцикллардан, медикаментлардан һәм башка кирәкле әйберләрдән торган. Гуманитар йөккә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк ит» акциясе кысаларында җыелган комплектларның бер өлеше дә керде. Калган җыелмалар сугышчыларның гаиләләре кулына шәхсән тапшырыла.
"Бүген МХО зонасында ике меңләп түбәнкамалы бар. Без берничә частьта булдык: сугыш сызыгыннан ерак түгел, складлар зонасында, шәһәрләргә бардык. Төрле урыннарда үзебезнең егетләр белән очраштык. Аларның кәефе яхшы - барысы да җиңүгә юнәлгән, әмма билгеле бер кыенлыклар булуы аңлашыла. Безгә алга таба да фронтка ярдәм итү юнәлешендә эшләү бик мөһим», – дип ассызыклады Рамил Хәмзович. МХО зонасыннан өйләренә кайткан сугышчыларны адаптацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк, дип өстәде ул.
Район башлыгы уртак Җиңүгә өлеш керткән волонтерларга рәхмәт белдерде. Ул кыр юллары буенча хәрби частьләргә йөк ташучы иреклеләрнең батырлыгын аерым билгеләп үтте.
Сәфәр кысаларында Рамил Хәмзович “Батыр” батальонында да булган, анда да Түбән Камадан килгән яшь сугышчыны очраткан. Гомумән, фронтта чын Хәрби кардәшлек булдырылган, анда барысы да бер-берсенә ярдәм итәләр һәм үзләре турында гына уйламыйлар, дип уртаклашты район башлыгы.