ТР буенча шартнамә бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы янгынга каршы федераль хезмәт отрядының янгыннарны профилактикалау бүлеге башлыгы Артем Струнин: «Инспекторның тирләре, янгын сүндерүченең суын экономияли», – дип шаярта. 13 елдан артык гомерен янгын сүндерүче «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ һәм үз масштаблары буенча бик зур булган Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларында янгыннарны профилактикалауны оештыруга багышлады. Безнең әңгәмәнең герое нефть химиясе флагманының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлеше Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәрәҗәле ведомство бүләгенә – «Янгыннарны кисәткән өчен» медаленә лаек булды.
- Артем Сергеевич, ни өчен сез бу һөнәрне сайладыгыз?
- Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, сугышчан туганлык рухы булган коллективта эшләргә теләдем. Инспектор вакансиясен белдерү буенча газетада таптым. 2009 елның мартында Эдуард Шәйхетдинов җитәкчелегендәге ПСЧ-33 хезмәтенә кердем, остазым янгыннарны профилактикалау бүлеге начальнигы Илдар Сафуанов булды. Мин берничә участокның янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы идем. Монда завод объектлары, ДБиУВС, «Нижнекамскнефтехим» спорт комплексы керә иде.
- Хәзер сез отряд янгыннарын профилактикалау бүлеген җитәклисез,13 янгын-коткару частендә эшләүче һәм бөтен Түбән Кама сәнәгать зонасы объектларын колачлаучы йөз инженер белән идарә итәсез. Ә бу дистәләгән предприятие. Сезнең функциягез нинди?
- Әйе, производствоны оператив планлаштыру бүлеге җитәкчесе вазыйфасына 2014 елда «Янгын куркынычсызлыгы техникасы» белгечлеге буенча белем алып килдем. Сүз уңаенда, бүген дә, НХТИда «Техносфера куркынычсызлыгы» программасы буенча укыйм, квалификациямне арттыруны дәвам итәм. Минем хезмәтемнең төп бурычы - саклана торган объектларда профилактик эш оештыру һәм башкару, аларда янгын куркынычсызлыгын тикшерү. Шулай ук автоматика, янгынга каршы су системаларының эшләвен тикшерү. Инспекторның объекттагы эшен бәяләп бетереп булмый! Дөрес эшләүче гидранттан башка, мәсәлән, янгын сүндерүче янгынны нәтиҗәле бетерә алмый. Янгын сүндерүгә караганда, аны кисәтү һәрвакыт җиңелрәк һәм мөһимрәк. Бу минем миссиям.
- Янгыннарны бетерүдә профилактика инженерлары ничек катнаша һәм сезнең тәҗрибәгез бармы?
-Профилактика инженеры җитештерү үзенчәлекләрен, продуктның үзлекләрен белергә, объектның персоналы белән яхшы таныш булырга тиеш. Ул шәхсән пожарга бармаса да, аның бурычы - кешеләрне һәм мөлкәтне коткару. Инженер янгынны бетерү буенча профилактика эшләрен башкарырга, бүлекчәләрнең төгәл мәгълүматларын оператив рәвештә тәэмин итәргә тиеш.
-Димәк, кыюлык һәм җаваплылык инженерга да кирәк. Эффектив эшләү өчен үзеңдә тагын нинди шәхси сыйфатлар булдырырга кирәк?
- Коммуникабельлек, объект хезмәткәрләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр төзи белү, профессиональ кызыксыну, хокук өлкәсендә үзгәрешләр турында хәбәрдар булу. Ә гомумән, үзеңне участокның «хуҗасы» итеп тоярга, алар өчен яшәргә, җан атарга, «кулыңны импульста тотарга» кирәк
Әңгәмәне Руслан Хәйруллин корды.
Руслан Хәйруллин фотосы.

