ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Ел башыннан Түбән Камада тугыз пар игезәк туган
Гаилә
  • 24 Март 2021 - 16:16
  • Караулар: 59
Ел саен Түбән Камада якынча 30 пар игезәк туа икән. Бу хакта инстаграмда үз битендә ГХАТ идарәсе башлыгы Бэлла Махотина язып чыкты.

2013 елда хәтта 47 пар игезәк туган булган. 2020 елда 26 пар туган.



Игезәк кызлар күбрәк туа икән. 2020 елда 26 пар игезәкнең 14 пары - кызлар, 6 пар - малайлар, 6 пар малай һәм кыз туган.

Агымдагы елда игезәкләр 9 гаиләдә туган. Алар арасында 4 пар - кызлар, 2 пар -малайлар, 3 пар – малай һәм кыз.



Өч игезәк бала туу - сирәк күренеш. Соңгы 10 елда өч игезәк бала тууның 4 очрагы теркәлгән: 2015, 2016 һәм 2018 елларда.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*