Түбән Камада яңа туган балалар өчен беренче кирәк-ярак әйберләрне прокатка алу пункты эшли башлады. Ул Кайманов ур., 16а адресы буенча «Шәфкатьлелек» үзәге базасында урнашкан.
Ярдәм сорап тулы булмаган гаиләләр, яшь күп балалы ата-аналар һәм көндезге уку формасы студентлары мөрәҗәгать итә ала. Прокат пунктында караватлар, коляскалар, биләү өстәлләре, йөрергә өйрәтә торган урындыклар, ашату өчен урындыклар һәм башка кирәк-яраклар — раслаучы документлар күрсәтелгәндә бушлай бирелә.
Тулырак мәгълүматны 8 (8555) 42-46-63 телефоны буенча алырга мөмкин.

