Түбән Камада йөкле хатын-кызлар өчен «кризис үзәге» эшли. Хатын-кызлар консультациясе базасында хатын-кызлар хокукый, психологик һәм медик-социаль ярдәм ала алалар.
Бирегә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү, торак һәм социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү мәсьәләләре буенча социаль эш буенча белгечнең түләүсез консультациясе кертелгән. Психолог белән эшләүгә килгәндә, биредә психологик консультация, психологик диагностика, психологик коррекция һәм профилактика хезмәтләр исемлегенә кертелгән.
Шинчылар пр., 49 нчы йорт адресы буенча белгечләрнең кабул итү графигы (хатын-кызлар консультациясе):
- Социаль эш буенча белгеч - чәршәмбе 9.00-11.00, җомга 11.00 -12.00;
- Психолог - дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе 11.00 -14.00, сишәмбе 8.00 -14.00;
- Юрист – дүшәмбе 10.00 -12.00
- Барлык белгечләр катнашында гомуми кереш дәрес - җомга 10.30.

