ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин бүген ковид-госпитальдә булды
Айдар Метшин
  • 02 Ноябрь 2020 - 18:17
  • Караулар: 135
Айдар Метшин бүген COVID-19 инфекциясенә каршы көрәштә медицина персоналына нинди ярдәм кирәклеген аңлау өчен,  ковид-госпитальдә булды.

Түбән Кама мэры башта пневмония һәм коронавирус инфекциясе булуга шикләнелгән пациентларны кабул итү бүлегендә булды. Кабул итү бүлмәсе мөдире Роман Фролов шәһәр башлыгына пациентларның бүлеккә кабул ителү тәртибе турында сөйләде. Биредә авыруларны госпитализацияләү яки амбулатор дәвалау турында карар кабул ителә.

Алга таба башлык госпитальнең провизор бүлегендә, барлык катларында булды һәм госпитальдә беренче сменада эшләүче медицина хезмәткәрләре белән аралашты.

Айдар Метшин пациентлар белән дә сөйләште, алар медикларга дәвалаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*