РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Камадан МХО катнашучыларының гаиләләрендә булды. Ул аларга мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Сугышчы Николай МХО зонасында 2022 елның октябреннән хәрби бурычын үти – хәзер ул яралану аркасында ялда. Өйдә аны хатыны, улы һәм кызы кайгырта. Хәзер гаиләдә эшкә урнашу мәсьәләсе тора. Беренчедән, элек архивта эшләгән хатыныңа ярдәм итәргә кирәк, диде Айдар Рәис улы. Николай исә башта яңа белгечлек алырга, ә аннары эшкә урнашу мәсьәләсенә кайтырга карар кылган.
Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты узган ел ахырында МХО зонасында батырларча һәлак булган хәрби хезмәткәр Игорьның якыннарына да барды. Бүген көрәшченең әбисенә инвалидлыкны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелә, дип уртаклашты Айдар Рәис улы. Мондый эш Гагарин округының барлык 140 МХО катнашучысы буенча да алып барыла, дип өстәде ул.

