ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар этномәдәни-тарихи фестивальдән җиңү белән кайтты
Бәйгеләр
  • 18 Февраль 2021 - 13:15
  • Караулар: 85
«Бөек дала капкасы» этномәдәни -тарихи фестивале кысаларында «Оренбуржье» спорт-мәдәни комплексында тарихи фехтование буенча «Сугыш юлы»турниры узды. Катнашучылар арасында Түбән Кама, Казан, Санкт-Петербург, Киров, Самара һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр бар иде.

Безнең шәһәрне балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясендә тәрбияләнүчеләр («Черный Единорог» тарихи модельләштерү клубы)  тәкъдим итте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча,  «Щит-меч по правилам HMB Soft/Спортивный меч» номинациясендә (14-15 яшь)  беренче урынга  Артем Запивахин лаек булды, икенче урында  - (12-13 яшь) Леонид Кирдин, өченче урында -  (8-9 яшь) Арина Пестова.

«HEMAKids» (14-15 яшь) номинациясендә Малена Шишова  һәм Леонид Кирдин (12-14 яшь)   икенче урынга лаек булды. Өченче урын (15-17 яшь) Артем Запивахинга бирелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*