ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яшь машина йөртүчеләр Түбән Камада автоярышта осталыкларын күрсәтәчәк
Бәйгеләр
  • 18 Март 2026 - 14:00
  • Караулар: 125

17 апрель көнне «АвтоЛидер» автомәктәбенең күнегүләр мәйданчыгында 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында автоярыш узачак.

Чараны Дәүләт автоинспекциясе бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ һәм Яшьләр эшләре идарәсе оештыра. Катнашучылар шәхси һәм команда зачетларында ярышып, фигуралы йөртү осталыкларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәчәкләр. Катнашуга гаризалар түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: gibdd_nk@mail.ru.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^