Түбән Камада шәһәр һәм районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләре арасында «Дуслашыйк, юл» конкурс фестиваленең традицион муниципаль этабы узачак.
«Дуслашыйк, юл!» конкурсфестивале балалар һәм яшүсмерләрне юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезләренә өйрәтү эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Чара 25 мартта «Ковер» яшьләр инициативалар үзәгендә оештырыла. Гаризалар түбәндәге электрон почта аша кабул ителә: gibdd_nk@mail.ru.

