ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Физик культура һәм спорт идарәсе
8(8555)-42-43-93
Эш вакыты: 8.00-17.00
  • пн
    8.00-17.00
  • вт
    8.00-17.00
  • ср
    8.00-17.00
  • чт
    8.00-17.00
  • пт
    8.00-17.00
  • сб
  • вс
Актүбә ур.,6
Оешма турында
Идарәнең төп бурычлары:
- физик культура һәм спортны үстерү программаларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру;
- физик культура һәм спортны үстерү программаларында балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен шартлар тудыру;;
- спорт оешмалары эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;
- массакүләм физик культураны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, югары казанышлар спортын үстерү максатларында муниципаль берәмлек халкының физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Идарә үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне башкара:
- халыкның физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, спортның төрле төрләрен үстерүгә булган ихтыяҗын эшкәртә. Муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешендә халыкның катнашу мөмкинлекләрен тормышка ашыра;
- муниципаль берәмлек территориясендә спорт чаралары үткәрүне тәэмин итә;
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны гамәлгә ашыра, билгеләнгән тәртиптә физик культура һәм спорт мәсьәләләре буенча агитация-пропаганда материаллары чыгаруны тәэмин итә;
- физик культура һәм спорт өлкәсендә муниципаль программалар һәм проектлар әзерләүне гамәлгә ашыра;
- физик культура һәм спорт өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшли;
- физик культура һәм спорт өлкәсендә актив белгечләр әзерләүне һәм яңадан әзерләүне тәэмин итә;
- яшьләрне иҗтимагый спорт оешмаларына җәлеп итә;
- физик культура һәм спорт программаларын һәм проектларын эксперт бәяләве үткәрә;
- спорт оешмалары реестрын алып бара;
- эшне координацияли, муниципаль берәмлек спортчыларын һәм командаларын шәһәр, район, республика, бөтенроссия һәм халыкара физкультура-сәламәтләндерү, спорт, яшьләр чараларында әзерләүдә һәм катнашуда булышлык күрсәтә;
- балалар һәм яшьләрнең сәламәт ялын оештыра, аларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү өчен шартлар тәэмин итә;
- яшүсмерләр һәм яшьләр белән яшәү урыны буенча эшне оештыра;
- балалар һәм яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау өчен шартлар тәэмин итә;
- физик культура һәм спорт өлкәсендә программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча халык өчен уңайлы мәгълүмат базасын булдыруда ярдәм итә;
- спорт иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә булышлык күрсәтә;
- спортның төрле төрләрен үстерүгә булышлык күрсәтә;
- кушымта нигезендә Түбән Кама муниципаль районы Физик культура һәм спорт учреждениеләре, спорт резервы мәктәпләре эшчәнлеген көйли;
- Түбән Кама муниципаль берәмлегенең спортчыларга, тренерларына, физик культура хезмәткәрләренә, физик культура активистларына спорт исемнәре бирү өчен тиешле документацияне Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына бирүне тәэмин итә;
-инфраструктураны үстерү һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту буенча чаралар күрә;
- физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә җирле бюджет төзүдә катнаша;
- гамәлдәге законнарга каршы килми торган башка төр эшчәнлек башкара.
Урезов Алексей Владимирович
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы
адрес: Актүбә ур.,6
телефон: 8 (8555) 42-43-93
e-mail:
Структур бүлекчәләр
-
физик культура һәм спорт идарәсе баш белгече
адрес: Актүбә ур.,6
телефон: 8(8555) 42-43-93
e-mail: ufks.nk@yandeх
Структур бүлекчәләр
x^