ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
“Кама Аланы район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе
(8555) 33-90-03
Эш вакыты: 7.00-18.00
  • пн
    7.00-18.00
  • вт
    7.00-18.00
  • ср
    7.00-18.00
  • чт
    7.00-18.00
  • пт
    7.00-18.00
  • сб
    8.00-14.00
  • вс
Кама Аланы, 1нче микрорайон, 4/06
Картаны ябу
Оешма турында

Район хастаханәсе бирегә теркәлгән Кама Аланы бистәсе һәм тирә-як авыллардан 33 386 кешегә хезмәт күрсәтә.

Хастаханәгә  Ширәмәт участок хастаханәсе, 2 амбулатория,  23 фельдшер-акушерлык  пункты беркетелгән.

Хастаханәдә  өлкәннәр һәм балалар сырхауханәсе, теш дәвалау, хатын-кызлар  консультациясе бар, 40 койка- урынлык стационар бүлеге  һәм 30 койкага исәпләнгән көндезге бүлек эшли. Сырхауханәдә  6 терапия һәм  3 педиатрия участогы эшли.

Элегрәк вакытта хастаханә 7 корпустан тора иде, бүгенге көндә барлык бүлекләр 5400 м ² мәйданлы заманча бинада урнашкан.

Биредә  мебель һәм медицина җиһазлары барысы да яңа,  рентгенология, УЗИ, теш дәвалау,  оборудование, аппараты УЗИ, биохимия һәм  клиник лаборатория җиһазлары заман таләпләренә туры килә.3 яшькәчә балалар “Бәләкәч” Президент программасы нигезендә, сөт продуктлары белән тәэмин ителә.

Кама Аланы район хастаханәсенә караган барлык табиб һәм  фельдшерларның эш урыннары компьютерлар белән тәэмин ителгән һәм алар “Электрон чират” системасына тоташтырылган. Табибка язылу өчен Кама Аланы район хастаханәсендә һәм Ширәмәт участок хастаханәсендә терминаллар куелган. Шул рәвешле ФАП фельдшеры үз эш урыныннан пациентны тиешле табибка кабул итүгә яза ала. Белгечләргә керү өчен бирелгән талоннарда барлык мәгълүматлар да күрсәтелә.

Биредә 400 урынлык реабилитация үзәге дә бар. Анда тумыштан инвалид авырулар, шизофрения, эпилепсия  диагнозлы, инсульт һәм баш мие зарарлану кичергән авырулар дәвалана. Үзәктә түбәндәге бүлекләр эшли:

-интенсив медицина ярдәме күрсәтү бүлеге;

-медик-педагогик коррекция бүлеге;

-социо-реабилитация бүлеге.

Әбдрәхимова Лилия Фәрид кызы
“Кама Аланы район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы
адрес: Кама Аланы, 1нче микрорайон, 4/06
телефон: 8(8555) 33-90-03
e-mail: Liliya.Abdrahimova@tatar.ru
Структур бүлекчәләр
x^