Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Түбән Каманың сәламәтлекне саклау тарихы
Е.Рождественскийның Түбән Кама шәһәре һәм районының сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланган китабында шәһәребезнең сәламәтлек саклау хезмәтенең туган көне 1966 нчы елның 15 нче октябре дип языла. Бу көнне яңа хастаханәдә беренче пациент кабул ителә. Ләкин тарих башын башка даталарга бәйләргә мөмкин:
- 1960 нчы елның 25 нче декабре – беренчеләргә медицина ярдәме СМУ-46 сәламәтлек пунктында ясала;
- 1961 нче ел – Яр Чаллы районының Афанас хастаханәсендә беренче төзүчеләргә амбулатор һәм стационар ярдәм күрсәтелә;
- 1962 нче ел – Төзүчеләр бистәсендә 75 урынлык, поликлиникасы һәм даруханәсе булган хастаханә ачыла, ул 2 баракны алып тора.
Бу вакытта шәһәрдә педиатр-табиблар да, мәктәпләр дә, балалар бакчалары да юк иде. Балаларга медицина ярдәмен табиблар күрсәтә иде. Сергей Колбаса исемле малай шәһәр тарихына Түбән Камада туган беренче бала булып кереп калды.
1962 нче елда балалар өчен беренче 7 койка бүлеп бирелде, беренче мәктәп төзелде.
1963 нче елдан башка дәвалау-профилактика оешмалары төзелә башлады.
1963 нче елда беренче санэпидимиология бүлеге, 1965 нче елда ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе ачыла.
1967 нче елда “Нефтехим” медсанчастендә 240 койкалы стационар ачыла, 1968 нче елда аңа “Районның үзәк хастаханәсе” статусы бирелә. Шул ук елда икенче шәһәр хастаханәсенә нигез салына.
1968-1976 нчы елларда туберкулез, наркология, психоневрология һәм тире-венерология диспансерлары, 2 шәһәр хастаханәсе һәм шәһәр санэпидстанциясе, стоматология һәм беренче бала тудыру йорты ачыла.
1979 нчы елда 4 катлы бинаның өч катында беренче балалар, ә дүртенче катында хатын-кызлар поликлиникалары ачыла.
1986 нчы елда составында 500 койкалык поликлиника, тәүлегенә 10 мең порция сөт продукциясе әзерләүче сөт кухнясыц цкергән 400 койкалык балалар шәһәр хастаханәсе сафка баса. 1984 нче елның апрелендә “Түбән Каманың күп профильле үзәк хастаханәсе” муниципаль предприятиясе эшли башлады.
Түбән Кама медицинасы заман белән бер аякта атлый. Түбән Кама шәһәре Татарстан Республикасының алдынгы клиникалары исемлегендә тора. Дәвалау-профилактик оешмалары заманча медицина техникасы белән тәэмин ителгән. Болар – радиология, рефлексотерапия, эндоскопия, гемодиализ, компьютерлы һәм магнит-резонанслы томография, ультратавыш ярдәмендә тикшерүләр. Хәзер безнең табиблар йөрәккә, үпкәгә, буыннарга, умыртка баганасына һәм баш миенә операция ясый. Медицина хезмәткәрләренең эш урыннары өлешчә компьютерлаштырылган һәм бу эш дәва итә.
Сәламәтлекне саклау өлкәсен үзгәртеп кору эше ахырына якынлаша. Бүген районда түбәндәге медицина оешалары эшли:
- “Түбән Каманың күп профильле үзәк хатаханәсе” автономияле дәүләт сәламәтлек саклау оешмасы;
- “Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәе” муниципаль бюджет сәламәтлек саклау оешмасы;
- “Кама Аланы район хастаханәсе” муниципаль бюджет сәламәтлек саклау оешмасы (аның составында Ширәмәт участок хастаханәсе керә);
- “Медицина мәгълүмати-аналитика үзәге” муниципаль бюджет сәламәтлек саклау оешмасы;
- “Медицина профилактикасы үзәге” муниципаль бюджет сәламәтлек саклау оешмасы;
- “Физкультура диспансеры табибы” муниципаль бюджет сәламәтлек саклау еошмасы.
Республика диспансерлары филиаллары: тире-венерология, психиатрия, наркология, туберкулез, балаларның терапевтия ял йорты, кан алу станциясе.
Сәламәтлек саклауда иң зур байлык – югары квалификацияле медицина хезмәткәрләре. Бүген шәһәрдә һәм районда 736 табиб һәм 2511 урта медицина хезмәткәре, 2000 нче елда 583 табиб һәм 1991 урта медицина хезмәткәре булган.
Табиблар арасында 9 кеше медицина фәннәре кандидаты, 20 кеше “Татарстан Республикасының атказанган табибы” исеменә ия. “Россия Федерациясенең атказанган табибы” – 4 кеше; “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе – 23 кеше; 23 кеше югары категориягә ия; I категорияле табиблар – 130 кеше; II категорияле табиблар – 43 кеше. Түбән Кама муниципаль районының медицина хезмәтен оештыруда башлап йөрүчеләр булып Хәйбуловлар – Фатыйх Миңнебай улы һәм Роза Зариф кызы санала.
Шәһәрдәге һәм райондагы теш дәвалау хезмәтенә Шишонина Валентина Михаил кызы нигез салган, ул бүген дә хирург-теш табибы булып эшли.
Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсен озак вакыт Матросов Леонид Сергей улы җитәкли. Районыбызның сәламәтлек саклау идарәсен өлкәсенә Исмәгыйлов Г.Г., Исмәгыйлова Г.И., Куракина Л.А., Витковская В.Е., Пестряев М.Д., Пигалов А.П., Грачев В.Н., Простнева М.Е., Андреева Л.Н., Кудашева Л.Н., Луньков А.М., Шаров Л.А., Мәҗитова А.И., Миллер Э.В., Крупский В.С., Фатыйхов Р.Г., Шварев С.П. һәм башкалар бәяләнми торган өлеш керттеләр.