ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Шәһәрдә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Кубогына бокс буенча турнир башланды
Спорт
  • 21 Ноябрь 2025 - 08:43
  • Караулар: 56

Шәһәрдә Түбән Кама тренерлары истәлегенә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Кубогына бокс буенча төбәкара турнир башланды. Ярышлар «Россия спорты» илкүләм проекты кысаларында уза һәм Татарстан Республикасыннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Саратов өлкәләреннән, Пермь краеннан, Донецк Халык Республикасыннан һәм хәтта Уральскидан (Казахстан Республикасы) 250 дән артык спортчыны берләштерә. 

В Нижнекамске стартовал турнир по боксу на Кубок Главы НМР

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов билгеләп үткәнчә, турнир — ул ярышлар гына түгел, ә гомерләрен бокс һәм чемпионнар тәрбияләүгә багышлаган тренерларга хөрмәт күрсәтү.  

Түбән Кама Бокс федерациясе җитәкчесе Дмитрий Тиньгаев: «Без чын бокс бәйрәме ясыйбыз! Турнир елдан-ел үсә — һәм бу безнең яраткан спортыбызны үстерүчеләр өчен иң яхшы бүләк», - дип билгеләп үтте.

Турнир берничә көн дәвам итәчәк һәм гадел көндәшлек, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа спорт казанышлары өчен мәйданчык булачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^