ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
3 декабрьдә Татарстанда томан булачак
Иминлек
  • 02 Декабрь 2025 - 12:30
  • Караулар: 34

3 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын тойсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, башка полосаларга күчүдән, узып китүләрдән, каршы полосага чыгудан баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан вакытында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк: томан ераклыкны күрсәтми – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү яхшы булачак.

Кисәк туктаудан сакланыгыз – кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул рәвешле артыгыздан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирерсез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, шуңа да саклык күрсәтергә кирәк.

Ерак араларга йөрүдән баш тартырга тырышыгыз. Юл начар күренгән очракта, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, икенче полосаларга күчүләрдән, башка транспортларны узулардан, каршы як полосага чыгулардан баш тартырга кирәк.

Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8(843) 288-46-96.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
x^