Түбән Кама районында Добро.РФ платформасында 9 меңнән артык волонтер теркәлгән. Барлыгы 46 мәктәп һәм 8 студент отряды, 9 предприятие, 4 коммерцияле булмаган оешма һәм 3 дини төркем ирекле эшчәнлек алып бара. Халыкара иреклеләр көне алдыннан «Түбән Кама волонтерлык үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Полина Стрижнева «эшлекле дүшәмбе»дә башкарыла торган эшләр турында сөйләде.
Түбән Каманың волонтерлык хәрәкәтләре шәһәр чараларында актив катнаша, массакүләм акцияләр үткәрә, күп юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтә, шулай ук республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыра. Мәсәлән, «Күрше» ишегалды вакыйгалары халык конкурсында «Мәрхәмәтле ишегалды» проектының җиңүе нәтиҗәсендә микрорайоннарда күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән төрле чаралар узды.
Район волонтерлары шәһәрдәге мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә булышалар, экология, медицина, өлкән буынга ярдәм итү, зооволонтерлык, патриотик тәрбия, зур чаралар үткәрүдә ярдәм итү, гадәттән тыш хәлләр вакытында волонтерлык һ.б. юнәлешләрне колачлыйлар.
Түбән Кама отрядларының эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге конкурсларда күп тапкырлар билгеләп үтелде. 10 декабрьдә Казанда Иреклеләр (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Түбән Кама волонтерлары җиде номинациядә финалга чыкты.
Яшьләрне ирекле һәм иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү эше «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

