Түбән Камада Яңа елга әзерлек актив бара. Шәһәр хезмәтләре һәм «Компьюсервис-НК» компаниясе бәйрәм рухы тудыру өстендә эшлиләр.
Шинчылар проспектында бүген ялтырый торган якты шарлар урнаштырдылар. Мондый күләмле конструкцияләр Химиклар урамында да барлыкка киләчәк.
Белгечләр шулай ук шәһәр паркларын бизи башлады, монда периметр буйлап гирляндалар куелачак. «Велики» паркында ясалма чыршы каркасын урнаштыралар, аны велосипед формасындагы светодиодлы уенчыклар белән бизәячәкләр. Паровоз шулай ук гирляндалар белән бизәләчәк, ә парк эчендәге декоратив өйләрдә якты ут кабыначак.
Үзәк чыршыны «Гаилә» паркында урнаштырачаклар, монда Түбән Кама халкын Яңа ел фигуралары сөендерә.
«Компьюсервис-НК» ҖЧҖ баш инженеры Рөстәм Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бөтен шәһәр өчен бердәм төсләр – алтын, шәмәхә һәм ак төсләр сайланган. Урамнарны 100 дән артык яңа ел фигуралары бизәячәк, җәмәгать транспорты тукталышлары гирляндалар белән уратып алыначак, ә җәяүлеләр кичүләре - яктылык аркалары белән. Баганаларда кышкы символлар сурәтләнгән яктылык планшетлары барлыкка киләчәк. Болар барысы да Түбән Кама өстендә кабатланмас «йолдызлы күк» барлыкка китерәчәк һәм халык өчен шатлык һәм могҗиза көтү атмосферасы тудырачак.

