2026 елда Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 55 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Йортта яшәүчеләр белән эшләрне гамәлгә ашыру алдыннан җыелышлар уздырылды, аларның теләкләрен исәпкә алып проектлар эшләнде.
«Киләсе елда программаны гамәлгә ашыруга тулысынча әзербез. Төзелеш сезоны башланыр алдыннан без халык белән кабат очрашулар уздырачакбыз, аларны подрядчылар белән таныштырачакбыз һәм ишегалдында булачак үзгәрешләр турында искә төшерәчәкбез. Кире элемтә өчен һәрчак ачыкбыз. Һәр кеше, Департаментка шалтыратып, тәкъдимнәре белән уртаклаша ала», – дип ассызыклады Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты директоры Денис Баландин.
Татарстан Рәисе инициативасы белән эшләнгән программаны гамәлгә ашыруның биш елында Түбән Кама районында 401 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Үзгәрешләр 100 меңләп кешегә кагылган - аларның ишегалларында юллар ремонтланган, яңа ут баганалары, балалар мәйданчыклары, кече архитектура формалары урнаштырылган һәм парковка урыннары арттырылган.
2027 елга районда программага кертелгән 24 ишегалды кала. Шул ук вакытта тагын 163 ишегалды территориясе ремонт таләп итә, әмма 2019 ел инвентаризациясеннән чыгып, алар «Безнең ишегалды» критерийларына туры килми. Киләсе елда белгечләр аларны программага кертү мөмкинлеген карау өчен кабат инвентаризация үткәрәчәк, дип йомгаклады Денис Баландин.

