Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне Екатерина Ивановна Иванцева бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга котлаулар белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, ТИҮС рәисләре, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм ТР Дәүләт Советының Бызов сайлау округы буенча депутаты Марат Фәләхов мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов юбилярга изге теләкләрен җиткерде: «Сезнең буын – илебезнең горурлыгы, ныклык, батырлык һәм тормышка мәхәббәт үрнәге. Сәламәтлегегез нык булсын, гаиләгезгә шатлык һәм иминлек телибез!»
Екатерина Ивановна Түбән Новгород өлкәсенең Четвертаково авылында туа. Җиңүне якынайту өчен олылар белән бертигез эшләп, ул сугышның бөтен авырлыгын татыган: окоплар казыган, урман кискән.
Сугыш беткәч, язмыш Екатерина Ивановнаны Чуваш АССРның Алатырь шәһәренә, аннары Түбән Камага алып килә. Аның һөнәри эшчәнлеге төрле предприятиеләрдә инженерлык белән бәйле була. Соңрак ул үзенең карьерасын горгазда дәвам итә, шуннан пенсиягә чыга. Озак еллар хезмәт иткән өчен лаеклы бүләк – «Хезмәт ветераны» медале алган. Ире Анатолий Иванович белән бергә алар 50 ел бәхетле гомер кичергәннәр, ике бала, 3 онык һәм 5 оныкчык тәрбияләгәннәр.
Екатерина Ивановна озын гомернең сере белән уртаклашты: «Шундый олы яшькә җитәрмен дә, үземне шулай хөрмәтләрләр дип уйламаган да идем. Мөгаен, озын гомерле булуымның сере даими хезмәттә һәм якыннарым турында кайгыртудадыр. Тормышым шатлыклар һәм сынаулар белән тулы булды, әмма гаиләмнең ярдәме авырлыкларны кичерергә ярдәм итте».

