ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 декабрьдә Түбән Камада Яңа ел гаилә укулары узачак
Мәдәният
  • 02 Декабрь 2025 - 09:38
  • Караулар: 36

2025 елның 13 декабрендә Россия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә «Яңа ел гаилә укулары. Тере классика» акциясе узачак. Акциянең максаты - гаилә белән укуны популярлаштыру һәм әти-әниләр белән хезмәттәшлек аша балада уку культурасын үстерү. 

Түбән Камада акция 13 декабрьдә «ЗАМАН» уку һәм аралашу үзәгендә узачак. Һәр гаилә яки аның вәкиле - ата-ана һәм 7 яшьтән өлкәнрәк бала иҗади номер әзерли, игелек, могҗизалар, шәфкатьлелек, дуслык, юмор һәм башка гомумкешелек кыйммәтләре турында теләсә кайсы проза яки шигъри әсәрдән өзек башкара ала.

Алдан язылу өчен телефон: +7 919 645-31-06.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^