ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Зәй укучыларын Түбән Кама медицина көллиятенә укырга чакырдылар
Мәгариф
  • 01 Декабрь 2025 - 11:13
  • Караулар: 147

Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Гарипов Зәйнең өлкән сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә әлеге учреждениедә укуның өстенлекләре турында сөйләде. Очрашу «Киләчәк һөнәр юлы» һөнәри юнәлеш бирү чарасы кысаларында узды.

Школьников Заинска пригласили поступить в нижнекамский медколледж

Равил Гарипов укучыларны белгечлекләр белән таныштырды, кабул итү кагыйдәләре, бай студент тормышы һәм фәнни эшчәнлек турында сөйләде. Ул мәгариф системасындагы үзгәрешләргә аерым игътибар бирде. Әйтик, «Дәвалау эше», «Шәфкать туташы эше», «Фармация» белгечлекләрендә уку вакыты бер елга – 2 ел һәм 10 айга кадәр кыскарган. 2025 елда көллияттә яңа белгечлек – «Профилактик стоматология» ачылган.

«Бездә барлыгы 120 бюджет урыны бар. Бер урынга дүрт дәгъвачы исәпләнә», – диде Равил Рәшидович. Аның сүзләренчә, хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасында югары квалификацияле фельдшерларга ихтыяҗ зур.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^