Н.Ш.Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллиятендә «Ел укытучысы – 2026» муниципаль конкурсының финал этабы узды. Педагоглар, ноябрь дәвамында үзләренең эш методларын тәкъдим итеп, сайлап алу сынауларын үттеләр.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин катнашучылар санының ел саен артуын билгеләп үтте. Быел конкурс дүрт номинация буенча узды: «Ел укытучысы», «Ел ачышы», «Иң яхшы туган тел укытучысы» һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче иң яхшы укытучы».
Финалга 19 укытучы чыкты. Йомгаклау сынавы нәтиҗәләре буенча «Ел укытучысы» титулын 14 нче лицей педагогы Регина Хәкимова яулады.

