Киләсе атнада Түбән Камада 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Шәһәрдә һәм районда сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 16 448 кеше яши, шул исәптән 1061 бала. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов хәбәр итте.
Ункөнлек кысаларында «батыр рухлы» кешеләргә ярдәм итүгә һәм аларның казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән 230 дан артык чара планлаштырылган. Мобиль булмаган авыру инвалидларга һәм инвалид балаларга аерым игътибар биреләчәк, аларның өйләренә барып, бүләк сертификатлары бирәчәкләр.
· Чәчтарашханәләр ташламалы хезмәтләрне – 1 һәм 2 декабрьдә, ә шәһәр мунчасы 2, 3 һәм 4 декабрьдә күрсәтәчәк.
· 4 декабрьдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар өчен онлайн-вакансияләр ярминкәсе оештыра.
· 8 декабрьдә «Шинник» спорт комплексында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Спартакиада узачак.
· Кама Аланында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар 2 декабрьдә - бушлай бозда шуа, 3 декабрьдә -ташламалы бәяләрдән чәчләрен кистерә, ә 4 һәм 9 декабрьдә «Аквамарин» бассейнында йөзә алачак.
· Декада гомумшәһәр фестивале һәм «Йөрәктән йөрәккә» сәнгать-гамәли иҗат күргәзмәсе белән тәмамланачак, 6 декабрьдә Халык иҗаты йортында аның гала-концерты узачак.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников инвалидларга карата мөнәсәбәт җәмгыятьнең җитлеккәнлеген күрсәтүче мөһим күрсәткеч булуын билгеләп үтте, сәламәтлеккә ихтыяҗлары зур булган кешеләрнең җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары булуын ассызыклады.

