ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланының медицина хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнашты
Кама Аланы
  • 02 Декабрь 2025 - 13:20
  • Караулар: 46

«КПРБ» ДАССУ хезмәткәрләре Кама Аланы поселогы администрациясе оештырган «Донбасс балаларына Яңа ел бүләкләре» хәйрия акциясендә катнаштылар. Хастаханә хезмәткәрләре авыр хәлдә калган балаларның тормышын яхшыртуга өлеш кертергә теләк белдерде.

Донбассның балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен хезмәткәрләр тарафыннан бик күп бүләкләр җыелган, алар арасында тәм-томнар, мавыктыргыч пазллар һәм балалар китаплары да бар. Әлеге изге эш, табибларның һәм шәфкать туташларының тыныч киләчәккә өметне саклап, Донбасс балаларына җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтергә омтылулары турында сөйли.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^