28 ноябрьдә 9:20 сәгатьтән 9:40 сәгатькә кадәр Яр Чаллы юнәлешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк: 2-нче Сәнәгать урамы участогында - А12 янындагы боҗрадан алып «Түбән Кама Нефтехим» поликлиникасына кадәр. Әлеге чара юл өслегенә капиталь ремонтның беренче чиратын башкарып бетерү белән бәйле.
Автомобильчеләрдән маршрутларны алдан планлаштыруларын һәм альтернатив юлларны сайлауларын сорыйбыз. Әйләнгеч юл буларак «Южная» автоюлыннан файдаланырга мөмкин.

