Бүген, 15 июньдә, Татарстанда яшенле яңгырлар, урыны белән боз явуы һәм секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Түбән Кама халкын аеруча сак булырга чакырабыз. Пилотсыз очкыч аппараты һөҗүме аркасында 12 июньдә Чабьин урамындагы 3 нче йорт зыян күрде. Аның янындагы территория коймалап алынган — аның эчке ягына кермәгез. Көчле җил аркасында фасадтан кыйпылчыклар очарга мөмкин, шуңа күрә бинага якын килмәгез.
Шулай ук күрше йортлар да куркыныч тудыра, анда тәрәзәләр һәм рамнар зыян күргән — аларга якын килергә ярамый, чөнки көчле җил зарар күргән конструкцияләрне тулысынча җимерергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез! Мондый һава торышында гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
Өйдә: тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябыгыз, электр приборларын сүндерегез.
Урамда: бина эчендә яшеренегез, агачлардан һәм төзек булмаган конструкцияләрдән ераграк торыгыз.
Машинада: тизлекне киметегез, ә начар күрү мөмкинлеге булганда – куркынычсыз урында туктау яхшырак.
