ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада бюджет үтәлеше һәм гражданнар белән эшләү турында фикер алыштылар
Җәмгыять
  • 16 Апрель 2026 - 09:25
  • Караулар: 11

Түбән Кама Советлар йортында шәһәр мэры Радмир Беляев катнашында район Советы һәм шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе узды. Очрашуда 2025 ел бюджетының үтәлеше турында фикер алыштылар: Түбән Кама муниципаль районы бюджетының чыгымнары — 13 миллиард сумга якын, ә шәһәр бюджетының чыгымнары 3 миллиард сумга якын тәшкил итте. Агымдагы елда бу күрсәткечләр шул ук дәрәҗәдә сакланыр дип көтелә.

В Нижнекамске обсудили исполнение бюджета и работу с гражданами

В Нижнекамске обсудили исполнение бюджета и работу с гражданами

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе булган Чулпан Ульдановадан да мәгълүмат тәкъдим ителде. Ул 2025 елда гражданнардан 187 мөрәҗәгать каралуы турында җиткерде. Түбәнкамалылар еш кына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларга, бакчачылык җәмгыятьләре белән бәйле мәсьәләләргә зарланган, шулай ук хәрбиләрне эзләүдә ярдәм сораган.

Моннан тыш, сессиядә районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре каралды һәм Түбән Кама районының яңа Иҗтимагый советы составы расланды. Барлык тәкъдим ителгән проектлар һәм карарлар очрашуда катнашучылар тарафыннан хупланды.

В Нижнекамске обсудили исполнение бюджета и работу с гражданами

Сессия булачак һөнәри бәйрәм — Җирле үзидарә көне белән котлау белән тәмамланды. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары өчен авыл җирлекләре башлыклары һәм депутатлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^