ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Владимир Винников истәлегенә футбол буенча XIX Халыкара турнир башланды
Спорт
  • 02 Сентябрь 2025 - 12:45
  • Караулар: 77

Түбән Камада Владимир Винников истәлегенә футбол буенча традицион Халыкара турнирның рәсми ачылышы булды. 2 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк ярышлар Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән 2011 елгы футболчыларны җыйды. 

В Нижнекамске стартовал XIX Международный турнир по футболу памяти Владимира Винникова

Быел кубок өчен түбәндәге командалар көрәшәчәк: 

• «Нефтехимик» ФК (Түбән Кама);

• «Урал спорт мәктәбе» (Екатеринбург);

• «Максат» (Казан);

• «Хезмәт резервлары» (Казан);

• «Зенит» олимпия резервы спорт мәктәбе» (Волгоград);

• «Әлмәт спорт мәктәбе»;

• «Абдыш-Ата» ФК (Кант, Кыргызстан).

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Түбән Кама шәһәр Советы депутатлыгына кандидат Радмир Беляев, «Нефтехимик» футбол клубы президенты киңәшчесе Наил Гыйззәтуллин, шулай ук Владимир Винниковның туганнары һәм дуслары, шул исәптән улы Константин катнашты.

В Нижнекамске стартовал XIX Международный турнир по футболу памяти Владимира Винникова

«Төрле шәһәрләрдән катнашучыларны күрү шатландыра, - дип билгеләп үтте Радмир Беляев. - Укыту-тренировка комплексы базасында «Алмаш» лагерен ачтык, бу безгә киләчәктә дә Россия дәрәҗәсендәге ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шәхесләребезне онытырга ярамый, һәм Владимир Винников истәлегенә мондый спорт чарасын уздыру - лаеклы үрнәк».

В Нижнекамске стартовал XIX Международный турнир по футболу памяти Владимира Винникова

Константин Винников 19 ел дәвамында турнирны оештыруда ярдәм итүчеләргә бөтен гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга спортта да, тормышта да уңышлар теләде.

Тантаналы ачылыштан соң Түбән Каманың «Нефтехимиг»ы һәм Волгоградның «Зенит» олимпия резервы спорт мәктәбе» арасында матч булды. Турнирда катнашучыларның барысына да иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

В Нижнекамске стартовал XIX Международный турнир по футболу памяти Владимира Винникова

Турнир 1999 елдан 2005 елга кадәр Түбән Кама администрациясе аппараты җитәкчесе вазыйфасын башкарган Владимир Винников исемен йөртә. Ишегалды футболы һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Владимир Винников спортка чын күңелдән бирелгән иде һәм балалар спортын, бигрәк тә футболны үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^