Түбән Камада STREET CULTURE FEST урам мәдәнияте фестивале узачак. Чара 3 августта Лемаев мәйданы, 4 адресы буенча 15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.
Фестиваль программасында:
• Ярыш машиналары күргәзмәсе
• Стритбол
• Урам экстремаль спорт төрләре буенча ярыш: BMX, скейтборд, самокат
STREET CULTURE FEST - фестиваль генә түгел, фикердәшләр белән танышу, яңа идеяләр белән илһамлану һәм зур хәрәкәтнең бер өлеше булу мөмкинлеге.

