Халык иҗаты йорты мәйданчыгында 2025 ел нәтиҗәләре буенча һөнәри осталык буенча ярышларда – «Профессионаллар», инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс», шулай ук Махсус хәрби операция чемпионатында җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.
Түбән Кама районыннан катнашучылар республика, төбәкара һәм халыкара ярышларда алтын, көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар. Тантаналы шартларда җиңүчеләрне һәм призерларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясе белән бүләкләделәр.
Сәхнәдә шулай ук катнашучыларга ярдәм иткән педагогларга, остазларга, экспертларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерделәр.
«Сез барыгыз да никадәр талантлы булуыгызны, үҗәтлегегез, эчке көчегез һәм остазларыгыз ярдәме белән никадәр бөек эшләр башкара алуыгызны исбатладыгыз. 2025 елда яуланган әлеге җиңү сезнең өчен яңа казанышлар һәм уңышлар өчен этәргеч булсын иде», – дип билгеләде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

