Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогының яңа башлыгы итеп Александр Павлов билгеләнде. Аны муниципаль берәмлек Советы депутатлары чираттагы сессиядә бертавыштан сайлады.
2011 елдан Александр Павлов Кама Аланы белән ике срок рәттән җитәкчелек итте. Соңгы биш елда ул эшмәкәрлек һәм муниципаль берәмлек Советында депутатлык эше белән шөгыльләнә. Павлов кандидатурасын Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев хуплады.
"Республика ярдәме белән Кама Аланында уңайлы тормыш өчен барысы да бар. Потенциалны арттырырга кирәк. Безнең монда рекреацион зоналарны, индустриаль паркны һәм социаль инфраструктураны үстерү буенча планнарыбыз бар. Болар барысы да кайгыртуны таләп итә. Александр Павлов тугыз ел башлык булып хезмәт иткән һәм территория өчен бик күп эшләгән. Ул Кама Аланының чын патриоты, һәм ул территория өчен җан ата", - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Сессия эшендә шулай ук Түбән Кама шәһәр прокуроры Айрат Галимәрдәнов катнашты. Совет депутатлары, ышанычны югалту сәбәпле, Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдиновны вакытыннан алда отставкага җибәрделәр.

