ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
12 июньдә Татарстанда секундына 20 метр тизлектәге җил һәм боз явуы көтелә
Иминлек
  • 11 Июнь 2026 - 14:03
  • Караулар: 4

11 июнь кичендә, шулай ук 12 июнь төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.

 Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:

• Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астына качарга ярамый;

• Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз;

• Балаларны үзләрен генә калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга беренче ярдәм күрсәтегез.

Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^