ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында гражданнар җыены булды
Кама Аланы
  • 13 Февраль 2023 - 14:50
  • Караулар: 345

Кама Аланы «Чулман - Су» мәдәни үзәгендә җитәкчеләр халык белән очрашты. Шәһәр башлыгы Ринат Сәлахетдинов агымдагы эшләр һәм планлаштырылган перспективалар турында сөйләде. Халык белән очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин катнашты.

«Узган ел Кама Аланы үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. 27 декабрьдә безнең моношәһәр үз тарихының яңа унъеллыгына керде», - дип искәртте очрашу башында Ринат Сәлахетдинов.

Шәһәр башлыгы 2022 елның иң мөһим бурычларының берсе - ирекле ярдәмчеләргә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. «Безнең территориядә оператив штаб эшли башлады, гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтелде һәм бу эш дәвам итә. Аларның һәркайсына социаль паспорт төзелгән».

Бүгенге көндә Кама Аланында 14 506 кеше яши. Хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның гомуми саныннан якынча 52% ы туры килә (7435 кеше), шулардан 5900 эшли. «Ел ахырына рәсми теркәлгән эшсезләр саны 146дан 117 кешегә кадәр киметелде, эшсезлек дәрәҗәсе 1,88% тан 1,54% ка кадәр кимеде», – дип билгеләп үтте моношәһәр башлыгы, шулай ук мәшгульләрнең яртысы – 47,5% бүген республиканың нефть химиясе һәм энергетика объектларында, шул исәптән Түбән Кама предприятиеләрендә вахта ысулы белән эшли, дип тә өстәде.



2021 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» конкурсында җиңгән  грант акчасына 600 мең сум күләмендә автовокзал түбәсе капиталь ремонтланды,   җәяүлеләр кичү урыннарына юл билгеләре куелды. Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин йөкләмәсе буенча, автовокзал бинасының фасадын ремонтлау өчен район бюджетыннан тагын 1,2 млн сум акча  бүлеп бирелгән.

Моношәһәр башлыгы сүзләренә караганда,  Түбән Кама күп профильле көллияте филиалы бинасын капиталь ремонтлау, чит шәһәрләрдән килгән студентлар өчен тулай торакны төзекләндерү мәсьәләсе кала.  «Нәтиҗәдә без төбәк предприятиеләре өчен конкурентлыкка сәләтле белгечләр чыгара алачакбыз», – дип ассызыклады Ринат Сәлахетдинов. Шулай ук 2 нче мәктәп базасында 2022 елда «Үсеш ноктасы» Табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр буенча белем бирү үзәге булдырылуын, 2 млн 800 мең сум финанслануын да өстәде. 

«Автовокзалны ремонтлау, торак фондны капиталь һәм агымдагы ремонтлау, ишегалларын һәм юлларны ремонтлау эшен дәвам итәчәкбез, – диде Кама Аланы башлыгы. - «Сәламәтлек» бакчачылык ширкәтенә юл ремонтлауны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Социаль өлкәдә ял һәм спорт өчен яңа объектлар – футбол кыры, чаңгы базасы, скейт-парк төзүне дә планлаштырабыз».


Үз чиратында Юлай Миңнуллин республикада эшләрнең торышы һәм 2023 елга бурычлар турында сөйләде. «Татарстан Республикасы икътисады өлкәсендә ел катлаулы булуга карамастан, күп юнәлешләр буенча уңай нәтиҗәләргә иреште. Тулаем төбәк продукты 6% ка, сәнәгать җитештерүе 6,6% ка артты. Бигрәк тә 2022 ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңышлы булды: үсеш 25,6% тәшкил итте. 2022 елда инвестицияләр 5,5% үсеш белән, 850 млрд. сум тәшкил итте». Министр урынбасары дәүләт программаларын гамәлгә ашыру темасын да кузгатты. 2022 елда 400дән артык объект, шулай ук 740 күп фатирлы йорт төзелде һәм капиталь ремонтланды. «Әлеге программалар 2023 елга да сакланган, хәзер финанслау процессы бара», – дип билгеләп үтте Юлай Миңнуллин.


«Безгә социаль программаларны саклап калырга гына түгел, ә аларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә дә кирәк. Бу проектлар кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән», - диде Рамил Муллин. Ул М-7 трассасын төзүне төп проект дип атады: «Яңа транспорт юлы барлыкка килү белән, район икътисады үсәчәк, сәнәгать секторында һәм кече бизнеста яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, СИБУР компаниясе һәм Алабуга предприятиесе килешүе кысаларында,  кече тоннажлы химия һәм торак төзү проекты көтелә. Мәгариф өлкәсен үстерү, шулай ук яшьләр өчен мохит булдыру өстенлекле социаль бурыч булды һәм шулай булып кала да».


Шулай ук кунаклар очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Аерым алганда, бистәдә яшәүчеләрне юлларны ремонтлау, спорт комплексы һәм яшьләр өчен яңа мәйданчык төзү кызыксындырды. Очрашу барышында яңгыраган барлык сораулар контрольгә алынды.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^