ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга финанс ярдәменә гаризалар кабул ителә башлады
Авыл
  • 02 Июль 2026 - 09:59
  • Караулар: 14

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне игълан итә. Гаризалар 2 июльдән 12 июльгә кадәр кабул ителә.

Ярдәм түбәндәгеләрне сатып алуга бирелә:

• товар таналары һәм беренче бозау таналары — бер баш өчен 80 мең сум;

• нәселле таналар һәм беренче бозау таналары — бер баш өчен 90 мең сум;

• товар үгезләре – бер баш өчен 35 мең сумга кадәр;

• яшь кош-корт: күркә һәм каз – 200 сум, үрдәк — 120 сум, бройлер чеби – 100 сум.

Сатып алына торган яшь кош-корт 30 көннән дә зуррак булмаска тиеш. Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Тулырак: agro.tatarstan.ru

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 221-76-88, өст. 880

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^