Түбән Кама районы хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе кызу бара. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, игенчеләр бөртеклеләрнең 52,6% ын җыйганнар. Гомуми 32 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 36,1 центнер.
Продуктивлык буенча «ОРСИС-АГРО» хуҗалыгы алда бара, анда «Скипетр» сортлы көзге бодайның уңышы гектардан 67 центнерга җитә.
Урып-җыю белән беррәттән, игенчеләр киләчәк уңышка да әзерләнә инде. Игенчеләр урак белән беррәттән булачак уңышка нигез салалар. Көзгә 3206 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Туфрак 100% ка әзер.
«Сезон гади түгел. Июль яңгырлы булды, кайбер районнарда туфрак кискен дымланды. Әмма безнең аграрийлар – нык холыклы кешеләр. Алар таңнан кичкә кадәр кырда һәм уңышны вакытында җыеп алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Аларга әлеге хезмәтләре өчен рәхмәт. Без үз ягыбыздан хуҗалыкларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

