ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Химиклар проспектында республика программасы буенча машина юлын, тротуарларны һәм утларны яңарталар
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 29 Июль 2026 - 14:50
  • Караулар: 6

Түбән Каманың төп транспорт артерияләренең берсен — Химиклар проспектын яңарталар. «Юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында биредә эш кайный: юлчылар Лесная урамыннан Корабельная урамына кадәрге участокта иске асфальтны салдыралар.

На проспекте Химиков обновляют проезжую часть, тротуары и освещение по республиканской программе

На проспекте Химиков обновляют проезжую часть, тротуары и освещение по республиканской программе

Юл белән бергә хәрәкәттә катнашучыларның барысы өчен дә мохит үзгәрә. Төзүчеләр инде 3,4 чакрым озынлыктагы булачак велоюл өчен каркас монтажлыйлар һәм яңартыла торган тротуарлар буйлап бордюр ташын күтәрәләр (аларның гомуми озынлыгы 3,7 чакрым тәшкил итәчәк). Җәмәгать транспорты пассажирларын да үзгәрешләр көтә: 11 автобус һәм трамвай тукталышы өчен мәйданчыклар әзерләнә. Белгечләр урамнарда 160 ут баганасы урнаштырачак, бу исә тәүлекнең караңгы вакытында юлны күрү мөмкинлеген яхшыртачак.

Юл хәрәкәтен оптимальләштерү өчен Химиклар проспектындагы 53 нче йорт каршында борылыш өстәлә, ә гамәлдәге ике борылыш 53 нче һәм 83 нче йортларга күчерелә. Уздырыла торган чараларның төп максаты — машина юлының чокырларын бетерү, җәяүлеләр зоналарын капиталь ремонтлау һәм җәмәгать транспорты пассажирлары өчен заманча тукталыш комплексларын төзекләндерү.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^