Инженерлык челтәрләрен ремонтлауга бәйле рәвештә, 24 августтан 30 августка кадәр Менделеев урамының җөп ягында «Шинник» спорт комплексы белән 20 нче мәктәп арасындагы участокта транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Машина йөртүчеләрдән чикләүләрне исәпкә алуларын һәм йөрү маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

