Татарстан Республикасы көне алдыннан Түбән Кама ЗАГС идарәсендә 13 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы булды.
Балалар өчен бу көн мөһим вакыйгага әверелде - алар үзләренең беренче төп документын алдылар, символик «гражданлык өлгерүгә сынау»да катнаштылар һәм Россия гражданины антын бирделәр.
Катнашучыларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александра Офицерова мөрәҗәгать итте: «Хөрмәтле әти-әниләр, бүген сезнең гаиләләрегез өчен үзенчәлекле көн, балаларыгыз беренче документларын – РФ гражданины паспортын ала. Паспорт – ул документ кына түгел, ә үз илеңне билгеләү һәм җаваплылык символы. Безнең уртак киләчәгебез сезнең нинди гамәлләр кылуыгызга, үз шәһәрегез, республикабыз һәм илебез үсешенә нинди өлеш кертүегезгә бәйле. Бүген кемнеңдер безнең өчен дөньяны үзгәртүен көтеп тормаска, ә үзең киләчәкне төзүчеләр сафына басарга кирәк».
Чара азагында «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре балаларны котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр — паспорт тышлыклары һәм түштамгалар тапшырдылар.

