Быел Түбән Кама мәктәпләрен тәмамлаучылар БДИда югары нәтиҗәләр күрсәтте, район өчен рекорд куйдылар – берьюлы дүрт укучы ике имтиханнан иң югары балл җыйды.
Ике йөз балл җыйган укучыларыбыз:
• Дмитрий Ильин (24 нче лицей) — рус теле һәм профильле математика;
• Ильяс Яруллин (24 нче лицей) — профильле математика һәм химия;
• Самат Кыямов (24 нче лицей) — химия һәм биология;
• Исмира Мохтарова (Красный Ключ мәктәбе) — химия һәм биология.
Гомумән алганда, чыгарылыш сыйныф укучыларының 21% тан артыгы имтиханнарны 80 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырган. Йөз балл җыючылар саны ике тапкырдан артыкка үсте һәм 27 кешегә җитте.
«Әлеге нәтиҗә артында – еллар буе дәвам иткән тырыш хезмәт, ата-аналар ярдәме һәм педагогларыбызның зур хезмәте ята. Бу катлаулы юлны намус белән үткән, дулкынлануын җиңгән һәм олы тормышка тагын бер мөһим адым ясаган һәр чыгарылыш укучысы белән горурланабыз. Түбән Кама һәрвакыт үз яшьләрен - шәһәребезне үстерергә әзер булган профессионалларны үзендә көтеп кала», - дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев.

