Олы Афанас авылында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча дүрт ишегалды төзекләндерелде. Яңарту Юбилей урамындагы 5, 7, 9, 11, 13, 15 һәм Сүбәләк урамындагы 1а, 3а, 5а йортларына кагылды.
Барлык территорияләрдә дә яңа яктырткычлар, эскәмияләр, урналар, кер киптерү өчен җайланмалар урнаштырылды, тротуарлар һәм юллар ремонтланды. Юбилей урамы, 9 йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы һәм футбол кыры барлыкка килде. Барлык эшләргә 24 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
«Курше» ишегалды инициативалары республика конкурсында җиңгән активист Гөлнара Нурмөхәммәдова әлеге куанычлы вакыйга уңаеннан «Балачагым ишегалды: Советлар Союзы рухы» проектын тормышка ашырды.
Бәйрәм кунакларын тематик фотозоналар, интерактив мәйданчыклар, милли сыйлар һәм хәрби кардәшлектә МХО күргәзмәсе каршы алды. Шулай ук «Татарстанда җәй» проекты кысаларында әзерләнгән бәйрәм программасына рәсем конкурслары, курчак театры һәм вокал коллективы чыгышлары, Советлар Союзы чорындагы ишегалды уеннары һәм авылдашлар арасында футбол матчы кертелгән иде.
Афанас авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Филиппов билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы нәтиҗәсендә Олы Афанас авылындагы күпфатирлы йортларның барысының да асфальтлары бар. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә ул территорияне төзекләндерүгә өлеш кертүче активистларны бүләкләде.

