Түбән Кама мэры Радмир Беляев Түбән Кама муниципаль районы Советы һәм шәһәр Советы сессияләрендә агросәнәгать секторы һәм авыл территорияләре үсешенә йомгак ясады.
2025 елда аграрийларның керемнәре 4,4 млрд сум тәшкил иткән. Түбән Кама районы кече хуҗалыкларны үстерү буенча республика рейтингында үз позицияләрен шактый ныгытты, 13 нче урыннан 6 нчы урынга күтәрелде. Инвестиция проектлары актив гамәлгә кертелә: быел 3000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы һәм 150 000 кошка исәпләнгән кошчылык комплексы төзелә башлаячак.
Авыллардагы тормышның сыйфатына аерым игътибар бирелә: газ белән тәэмин ителеш 99,5% ка җитә, авылларны югары тизлекле интернетка тоташтыру буенча эшләр алып барыла. Авыл юлларының торышы мәсьәләләре хәл ителмичә кала. «ТР Рәисенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә юл эшләренә өстәмә 283 млн сум бүлеп бирелде, ул күп балалы гаиләләр участокларындагы һәм Кама Аланындагы юл проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк», - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Шулай ук җир участокларын күп балалы гаиләләргә тапшыруны тәмамлау темасы да күтәрелде. Бүгенге көнгә участоклар 4476 гаиләгә бирелгән, калган 160 гаилә бу елның март ахырына кадәр аларны алачак.

