ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада рәссам Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла
Мәдәният
  • 14 Гыйнвар 2021 - 13:48
  • Караулар: 485
Киләсе пәнҗешәмбе, 21 гыйнварда, Түбән Камада Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Салават Негматовның шәхси күргәзмәсе ачыла.

"Мин һәм минем дөньям" - Әхсән Фәтхетдинов музеенда узачак экспозиция әнә шулай атала. Күргәзмәне тантаналы ачу 15 сәгатьтә башлана.

Картиналарда рәссамның штрихларны нинди төрлелек белән куллана алуын күрергә мөмкин. Төрле штрихлар: зур һәм караңгы, җиңел һәм үтә күренмәле, кайвакыт бөтенләй күренмәс яки пәрәвез җебедәй нәзек – болар барысы да Салават Изад улына тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә.

Ачылыш көнендә, 21 гыйнварда, күргәзмәгә керү бушлай. 0+

Я и мой мир: в Нижнекамске откроется выставка художника Салавата Негматова
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^