21 октябрьдә Түбән Кама музеенда «Чана-трактор поездына 60 ел» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләр Түбән Каманың беренче төзүчеләре, Түбән Кама төзелеше һәм үсеше турында беләчәкләр.
1960 елның 25 декабрендә булачак шәһәргә һәм нефть химиясе комбинатына нигез салу өчен беренче төзүчеләр белән чана-трактор поезды килә. Алар төзелеш базасына нигез салганнар, аннары Төзүчеләр бистәсе дип атаганнар - нәкъ менә шуннан Түбән Кама үсә башлаган. Киңкүләмле төзелешкә бөтен Советлар Союзыннан төзүчеләр һәм белгечләр җыелган.
«Күргәзмәгә килүчеләр элек беркайда да күрмәгән уникаль фотосурәтләрне карый алачак - без аларны төрле чыганаклардан алдык», - дип сөйләделәр безгә музейда. Күргәзмә ике ай дәвамында эшләячәк.
Өлкәннәргә керү 40 сум, студентларга - 30 сум, мәктәп укучыларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга - 25 сум. Битлекне онытмагыз!