Студентлар урамы, 29 адресы буенча урнашкан нефть химиясе һәм нефть эшкәртү белгечләре яшәячәк кызлар тулай торагында капиталь ремонтның яртысыннан артыгы башкарылган инде. Хәзерге вакытта подрядчылар тәрәзә блокларын алыштырып бетергәннәр, бинаның фасадын буяганнар, шулай ук түбәләрне һәм эчке бүлмәләрне яңарту эшләрен алып баралар.
Бу бинада тиздән Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 200 дән артык студент кызы урнашачак. Бүлмәләрдә 2-3 кеше яшәячәк. Түбән Кама мэры Радмир Беляев, эш барышын шәхсән карап чыгып, проектның стратегик әһәмиятен ассызыклады: "Яңартылган тулай торак – студентларыбыз өчен уңайлыклар гына түгел, ә чит шәһәрләрдән килгән яшьләрне безнең көллияткә җәлеп итү өчен көчле стимул да. Әлеге эш нәтиҗәсендә бездә инде ике меңгә якын студент белем ала, аларның 30% ы – чит шәһәрләрдән".
Хәзер көллият администрациясе шәһәр хакимияте белән берлектә шул ук программа кысаларында яшүсмерләр өчен тулай торакны ремонтлау мөмкинлекләре турында фикер алыша. Ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында, шулай ук ТР Рәисе ярдәме белән үткәрелә. Студентлар йортын торгызуга 300 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Әлеге уку йортында белем алуга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте — сәнәгать гиганты өчен кадрлар әзерләүче урын. Яңа уку елына 14 юнәлешкә 675 абитуриент кабул итү планлаштырыла. Кабул итү кампаниясенә старт 20 июньдә бирелде, ә документларны тапшыруның соңгы көне — 15 августта.

