21 мартта Түбән Кама халкы һәм кунаклары Халык иҗаты йорты мәйданында (Лемаев мәйданы, 14) узачак традицион «Нәүрүз» бәйрәмендә язгы көн белән төн тигезлеген билгеләп үтәргә чакырыла. Бәйрәм 10:00 сәгатьтә башлана.
Программа барыбыз өчен дә кызыклы һәм бай булырга вәгъдә итә: кунакларны артистларның концерт чыгышлары, театральләштерелгән тамаша һәм төрле халыкларның милли ризыкларыннан авыз итү зонасы көтә. Чара Түбән Каманың иҗат коллективлары һәм милли-мәдәни җәмгыятьләре катнашында бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

