Халыклар дуслыгы йортында «Милләт кызы» муниципаль конкурсының финалы узды. Ул тугыз талантлы кызны берләштерде, аларның һәркайсы үз халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча кече төркемдә Кама Аланы 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче София Митякина иң яхшысы булды, урта яшь категориясендә 38 нче лицейдан Эмилия Әгъләмова беренче урынны алды. «Милләт кызы» төп титулын А.С.Пушкин исемендәге 3 нче лицей тәрбияләнүчесе Варвара Волкова яулады. Шулай ук катнашучыларны алты төрле номинация буенча бүләкләделәр.
«Милләт кызы» конкурсы рухи кыйммәтләрне саклауның һәм буыннан-буынга тапшыруның илебезнең киләчәге өчен бәяләп бетергесез бүләк булуын ачык дәлилләде.

