Түбән Каманың китапханәләр системасы һәм җирле рус җәмгыяте шагыйрь Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланган «Добрый гений» муниципаль шигырь уку конкурсын башлап җибәрә. Катнашуга мәктәпкәчә яшьтәге балалар, кече һәм өлкән сыйныф укучылары, югары һәм урта уку йортлары студентлары чакырыла.
Конкурс өч номинация буенча узачак:
✔ Поэзия - А.С.Пушкин шигырен уку;
✔ Проза - язучы әсәрләреннән өзекләр;
✔ Автор-башкаручы - А.С.Пушкин турында үз әсәрләреңне уку.
Конкурсантка өч минуттан да артык булмаган видеоны горизонталь яздырырга кирәк. Видеоролик белән бергә тулы исемегезне һәм катнашучының яше, номинация һәм әсәр исемен язу сорала. Музыкаль фоннан файдалану рөхсәт ителми.
Гаризалар 1 майга кадәр кабул ителәчәк. Моның өчен сылтама буенча махсус форма тутырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8555)39-45-05 яки 8 (8555)39-94-83.

