Кичә С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенең концерт залында «Йөрәктә батырлык - күңелдә музыка!» хәйрия кичәсе узды. Концерт Россия халыкларының бердәмлеге һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Бер сәхнәдә төрле буын һәм иҗат мәктәпләре вәкилләре — 1 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм педагоглары, көллият студентлары һәм укытучылары, шулай ук Концерт-иҗат үзәгенең профессиональ артистлары берләште. Һәр чыгыш чын күңелдән яңгырады, залны көчле энергия, илебез өчен рәхмәт һәм горурлык белән тутырды.
Кичәдә хәйрия акциясе аерым урын алды - барлык теләүчеләр махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен кертә алды.

