ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Һәркем өчен ачык шәһәр» беренче инклюзив фестивале узачак
Мәдәният
  • 09 Июнь 2025 - 13:52
  • Караулар: 38

21 июньдә «Гаилә» паркында 12:00 дән 18:00 гә кадәр «Һәркем өчен дә ачык шәһәр» беренче инклюзив фестивале узачак. Чараны Түбән Кама районы администрациясе ярдәмендә СИБУР һәм «Түбән Кама Нефтехим» оештыра.

Бәйрәм кунакларын «НеЗаМи» һәм «Илһам» иҗат коллективлары, язучы һәм шагыйрь Павел Буханов һәм җырчы Вероника Лазарева чыгышлары көтә. Программада бик күп мастер-класслар, хәрәкәтле уеннар, төрле конкурслар һәм танып белү лекцияләре бар. Бәйрәм вакытында парк территориясендә «Күңелемдә биим мин» уникаль фотокүргәзмәсе, аниматорлар һәм балалар өчен аквагрим эшләячәк.

Мастер-классларда катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә – урыннар саны чикләнгән. Оештыручылар шулай ук чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итәргә әзер волонтерлар (18+) эзли.

Фестиваль яңалыкларын «Вконтакте»дагы төркемдә күзәтә аласыз: https://vk.com/inclusivefest2025

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^