ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама районы торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны үтәде
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 04 Май 2026 - 09:57
  • Караулар: 71

Түбән Кама районы торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны вакытыннан алда үтәде. 28 апрельгә бу күрсәткеч билгеләнгән 60 мең «квадрат»тан 60,3 мең кв.метрга җиткән. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Нижнекамский район выполнил годовой план по вводу жилья

Әлеге күләмдә шәхси торак йортлар (52,5 мең кв.м), социаль ипотека программасы буенча фатирлар (1,7 мең кв. м) һәм коммерцияле торак (6 мең кв. метр) исәпкә алынган.

«Димәк, йөзләгән гаилә якын арада өй туе үткәрә һәм яңа микрорайоннарда фатир ачкычлары ала алачак. Май аенда без социаль ипотека программасы буенча яңа этапны планлаштырабыз, анда торакны шәһәр тормышының төрле өлкәләрендә эшләүчеләр алачак», — дип билгеләде Радмир Беляев.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^